КА’ЙЧАН а. 1. 1) Вакытын ачыклау өчен бирелгән сорау җөмләдә кулланыла. Беркөн Сабит әткәсен күреп әйтә әйтәсен: «Әти, миңа әлепби кайчан алып кайтасың?» Г.Тукай 2) Менә кисәкчәсе белән берлектә килеп, эш яки хәрәкәтнең үтәлү вакытын билгели. Менә кайчан пароход күрә икән Хәлим? И.Гази 2. рәв. мәгъ. 1) Кайвакыт, вакыты-вакыты белән, уйламаганда. Музыка бит ул – бик бәйләнчек нәрсә, кайчан йоклаганда да колактан китмичә йөдәтә. Ә.Еники 2) Ике җөмләдәге мәгънәләрне бер-берсенә капма-каршы куеп әйткәндә һәр җөмлә алдыннан китерелә. Кайчан йомшак кичке җилләр исә, кайчан саз тарталар, көйлиләр. Ф.Бурнаш 3) Нинди вакытта гына булмасын, һәрвакыт. Кайчан гына карама, [сестра] шунда иде. А.Шамов 4) Бик күптән, әллә кайчан. Сездә дә гаеп, трактор соң Кайчан килде безнең кырларга. М.Җәлил 3. мөн. сүз мәгъ. Баш җөмләдәге шунда сүзен ачыклап, иярчен вакыт җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла ◊ Кайчан да булса Бер-бер вакыт, кайсыдыр бер вакытта. Барыбер, кайчан да булса бер бармый хәл юк. Ф.Әмирхан. Кайчан да кайчан Икенче эшнең үтәлүе өчен ниндидер шартлар килеп чыкса, шул шартлар үтәлсә. Кайчан да кайчан малайлар белән барыбыз бергә җыелгач, мин сиңа таба борылырмын. Г.Гобәй. Кайчан карама Гел, һәрвакыт, ничә тапкыр күрсәң дә (бер үк хәлнең кабатлануына басым ясау өчен әйтелә). Кайчан карама, урам буйлап кемнәр терлеге каңгырып йөри дисәк, шуларныкы булып чыга. А.Шамов |