КА’ЙЧАКТА рәв. Кайвакыт, кайсыбер вакытта, вакыты-вакыты белән, ара-тирә. Анысы инде, алтыным, кайчакта дагалы ат та абына. Р.Ишморат. Кайчакта аны уртага алып татарча җырларга яки русча җырларга өйрәтәләр. Г.Әпсәләмов. Шулай да була: кеше кайчакта үз күз алдында үлгән, үзе җирләп кайткан әти-әнисенең, баласының үлеменә дә озак вакытлар ышанасы килмичә йөри. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә