КА’ЙЧАГЫНДА рәв. к. кайчакта. Кайчагында атналар буе өйдән чыкмаска туры килә миңа. Р.Ишморат. Бәдри абзыйның Казанда озак кайтмый йөрүе белән борчылып, Гайшә апа кайчагында сукрана башлый, ирләрне битәрләргә тотына. Ә.Фәйзи. Кайчагында шигырен дә язып ташлыйм, бигрәк тә мине сонет җәлеп итә. К.Латыйп |