КАЙТУ ф. 1) Чыккан нигезенә, ата-анасына, туган ягына кабат әйләнеп килү. Озак вакытлардан соң картайган егет булып авылга кайттым. М.Мәһдиев. Җир бит! Ни йөзе белән авылга кайткан, диң син. Н.Гыйматдинова. Кинәт аның Кырлайга кайтасы, әтисен бик-бик күрәсе килеп китте. Ә.Фәйзи // Гомумән алдан булган, чыгып киткән урынына кабат әйләнеп килү. Шәһәргә эш белән килгән авыл кешеләре барысы да диярлек монда кунарга гына кайталар иде. М.Әмир. --- партизан аэродромыннан унике чакрым көнчыгыштарак урнашкан лагерьга кайтырга чыктылар. З.Фәтхетдинов // Килгән юлдан кире юнәлештә хәрәкәт итү. Аннан алар Гөлҗамал белән икәү, юл буенча бөтен үткән гомерләрен исләренә төшереп, әкрен генә сөйләшеп кайттылар. Ә.Еники. Кичә базардан кайтканда чыбыркымны җуйдым. Ә.Фәйзи

2) Кая да булса товар, әйберләр килү. Берәр сәбәп аркасында кибеткә ипи кайтмый калса, хатын-кыз кара кайгыга бата. М.Мәһдиев

3) Вакытлыча тукталып торган, алдан эшләнгән булган, ләкин тәмамланып бетмәгән эшкә яңадан тотыну. Тимерхан аны кат-кат кайтып карар, тәҗрибә туплаган саен, ул аннан үзенә кирәклесен алыр. Г.Ахунов

4) Элекке халәткә, торышка килү. Райкомолның беренче секретаре үзенең колхоз комсомол оешмасы секретарен әнә шулай сәламләде, һәм бу Иреккә элеккеге хәленә кайтырга, тынычланырга ярдәм итте. Ф.Садриев

5) Төзәлү, савыгу. Рухия [хастаханәдә] төгәл бер атна ятты. Җәрәхәте бик тиз кайтып, яра җөйләре бик тиз йомылса да, илаһи дөнья юлларына ялгыш кына ачылып киткән зиһен капусы ябылмады да ябылмады. Г.Гыйльманов

6) Алдан әйтелгән фикердән, сүздән баш тарту, тану. Ләкин бераздан башында эшләпә вә өстендә урыс киеме икәнен исенә төшерде, ул фикереннән кайтты да, шушы кыяфәттә килеш теге хәзрәтләрнең күзләренә күренүдән куркып, креслоның түренәрәк яшеренде. Ф.Әмирхан. Ул да түгел, бу уеннан кайтып, [Микәй] кырт борылып кире йөгерде. Р.Мөхәммәдиев

7) юкл. форм. Үз фикерендә, үз сүзендә нык тору, әйткән сүзен бирмәү. Әмма әткәй үз сүзеннән кайтмый. Г.Ибраһимов

8) Көче кимү, сүрелү (кызу, эссе тур.)

9) Начарлану, көчсезләнү, куәте, егәре кимү

10) Ирдән аерылу. Икәү генә калганнан соң, Газизә апасы Габдуллага бу хатынны җизнинең кияүдән аерылып кайткан өлкән кызы дип аңлатты. Ә.Фәйзи

Кайта күзгә Икенче тапкыр караганда, кабат уйлап караганда («килешмәслек түгел, начар түгел» мәгънәсендә). Кайту белән кайту «Нинди планнар белән, күпмегә, бөтенләйгәме кайтуың» дип сорау мәгънәсендә. Я, ничек кайту белән кайттың? Ягъни күпмегә диюем. Г.Бәширов. Кайтып калу 1) Сәбәп булу, нәтиҗә нәрсәгә дә булса бәйле булу; әйләнү, әверелү. Кабан проблемасы техник якка яки финанс мәсьәләләренә генә кайтып калмый, иң әүвәл бу – аңлылык, вөҗдан мәсьәләсе. Р.Мостафин. Кеше тормышта шәхси гадәт-холкына бәрабәр хәрәкәт итә, киресенчә булса, ул үз-үзен көчләүгә кайтып кала. Ф.Галиуллин; 2) Фикер, сүз бер үк юнәлешкә әйләнеп кайту, бер үк мәгънә, эчтәлек алу. Сүз нинди генә тыкрык-борылышларга кереп китмәсен, ахыр чиктә бүгенге көнгә, узган елгы корылыкка, шуның нәтиҗәсендә туган ачлыкка кайтып кала иде. М.Хәсәнов. Турыдан-туры шулай әйтелмәсә дә, большевиклар иманы шуңа [туган телебезне оныттыруга] кайтып кала. Т.Әйди. Кайтып төшү 1) Әңгәмәдә элекке темага кире әйләнеп кайту; сүзнең темасы кисәк үзгәрү; башка, үзгә тема алу. Әйләнә-тулгана торгач, сүзләре гаилә хәлләренә кайтып төште. Б.Камалов; 2) Элеккечәгә әйләнү, элекке халәтен алу. Өч көннән Сайдә үзенең элеккеге халәтенә кайтып төште. Г.Гыйльманов; 3) Фикереннән, карашларыннан, уеннан кире кайту, тану, баш тарту; ачуы басылу, алдагы халәтеннән йомшару. Хәзрәт, бөтенләй кайтып төшкән бер кыяфәткә кереп, халыкның явызлыгыннан да гайре аның комсызлыгыннан, хөсетлелегеннән зарлана башлады. М.Хәсәнов. Сафура бураннары уйнаса да, Ярулла бабай хатынына кул күтәрми, сукмый, тиз кайтып төшә. Т.Галиуллин

Кайтып җитү Шул арада кайту, кайтырга өлгерү, кайтып ирешү. Кулларны кысышып, кабат саубуллашып торган арада, фатир хуҗасы да кайтып җитте. М.Хәсәнов. Сугыша-сугыша Сталинградка тикле чигендем, сугыша-сугыша Полесьега, Кременецка кайтып җиттем. К.Латыйп. Әти, менә мин дә кайтып җиттем. Г.Ахунов

Кайтып йөрү Һәрвакыт, гел кайту. Мостафин да бу көннәрне төшке чәйгә һәм кичке ашка әбиләренә кайтып йөрде. Ә.Еники. Тукайның 90 еллык юбилее вакытында ул [Хәсәнов] Арчага атнасына ике мәртәбә кайтып йөрде. Г.Ахунов

Кайтып керү Кинәт, уйламаганда, уйламаган-көтмәгән хәлдә кайту. Заһир мәктәп ишегалдына буш чана белән кайтып керде. М.Мәһдиев. Әтисенең исерек, бигрәк тә чайкала-чайкала кайтып кергән чагын күрсә, ул аны кызгана, аңардан ераклаша иде. Р.Низамиев. Язын каен җиләге пешкәннән башлап көзен чикләвек җитешкәнче, авыл малае урманнан кайтып керми. Г.Ахунов

Кайтып тору Һәрвакыт, еш кайту; кабат килү шарты белән әлегә, вакытлыча кайту. Ярый, иптәш Борһанов, бүгенгә кайтып торыгыз, мәсьәләне иртәгә хәл итәрбез. Г.Ахунов

Кайтып төшү Кисәк, көтмәгәндә, уйламаганда кайту. Әллә инде биш тәүлек буе су өстендә килеп коры җиргә аяк басуданмы, әллә тагы зур гомердән соң беренче тапкыр иске таныш җирләргә кайтып төшүдәнме, ни булса да, эшне кайдан тотып башларга белмичәрәк аптырап калды. Г.Минский. Мәдрәсә ачылуга, Кәбир әфәнде Петербургтан кайтып төште. Ә.Фәйзи. Баһаветдин дигән үсеп буй җиткән егет Хәсән байлардан, тарантаска кола бия җигеп, әнисе йортына кайтып төшә. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә