КАЙТАРУ ф. 1. 1) Кире кайтырга кушу, кайтырга боеру, киткән җиреннән чакыртып алу. Сафия абыстай идән уртасына баскан килеш нәрсә дип әйтергә белмичә, аны кире кайтарырга сүз табалмыйча аптырап калды. А.Шамов // Кире кайтып китәргә мәҗбүр итү, тагы да калу мөмкинлегеннән мәхрүм итү. Менә шул хәбәр аларны кыш көне кузгатып, Караюргага кайтарды. Г.Ибраһимов. – Бәйләнмә миңа, башкаларга әйт! – дип, бер-ике мәртәбә тегене ачуланып кайтарсам да, ул тагын әйләнеп миңа килә. Ш.Камал

2) Нинди дә булса хәлгә төшереп кире бору. Аны кемнәрдер таш коймадан ыргытып, аягын шунда кыскартып кайтарганнар, ди. Г.Бәширов. Ник турсайдың? Малайлар кыйнап кайтардылармы әллә? Ә.Фәйзи

3) Кайтырга рөхсәт итү, җибәрү. Солдатларны армиядән кайтару башланды. Г.Ахунов

4) Кире кагу. Сылу мәхәббәтле елмаю белән: – Көтеп алган җегетне кире кайтарырга кайсы кызның куәте җитәр, – дип җавап кайтарды. Г.Ибраһимов. Күп еллар «утырган», күп егетләрнең яучыларын кире кайтарган менә шул Фатихә турында ил теле куркыныч, серле гайбәт сөйли башлый. Г.Ибраһимов

5) Алган, югалган әйберне хуҗасына кире тапшыру, киредән үзенә бирү. Мин берсен дә алмадым, кире үзләренә кайтардым. Г.Ибраһимов. Юлда үлеп калган, мәрхүм… Кайсыдыр авыл зиратында җирләгәннәр үзен, атын гына да кайтармадылар бит, ичмаса… М.Хәсәнов. «Галиябану» либреттосы шулай ук әдәби бүлек тарафыннан 3–4 мәртәбә җентекләп тикшерелеп, тиешле консультация белән авторга кайтарылды. М.Җәлил // Кире бирергә мәҗбүр итү, кабаттан тартып алу. Бәлки, ул зур өстәлләргә җәелгән картаның бер ноктасына, нәкъ менә Калинин өлкәсенең дошман кулында калган җирләренә карый торгандыр һәм бу җирләрне тизрәк Ватанга кайтарырга кирәк дип уйлый торгандыр. Г.Әпсәләмов. Илнең бәйсезлеген кайтару өчен, Көнбатыш баскынчыларына – тәре йөртүчеләргә каршы көрәш башлап җибәрә. С.Сөләйманова

6) Тотылган чыгым күләмендә файда китерү, чыгымнарны каплау. Күңел биреп тотынсаң, җир дигәнең йөзе белән кайтара инде ул. Г.Бәширов. Карабодайны кырау алды, борчак җир өстендә үк ярылып, орлыгын да кайтармады, солы чүмәләләренең байтагы кар астында калды. Г.Бәширов // Күрелгән зыян, чыгым күләмен хуҗасына түләп бирү. Бөтен зарарны кайтарырбыз. Ш.Усманов

7) гади сөйл. Борып җибәрү, буш калдыру. Буш кул белән кайтармам, үзем рәтләп җибәрермен. Г.Ибраһимов

8) Эш, хәрәкәт, сүз белән җавап бирү. Аның каравы үзләре дә үчне кайтардылар: мәчеткә килгән кешеләрнең башмакларын буташтырып чыктылар. И.Гази. Карт, вәгаләйкемәссәлам, дип сәлам кайтарды. Г.Ибраһимов. Сез мине үз итәсез, сезнең игелекне кайтарырга кулымнан килмәгәнлектән мин оялам. Ш.Камал

9) Каршы эндәшү, кире җавап бирү. Бер сүзеңә бишне кайтарыр

10) Әңгәмәнең, сүзнең темасын икенчегә бору, үзгәртү. Сүзне көлкегә кайтару

11) Элекке хәлен торгызу, торышын, рәвешен элеккеге хәленә китерү. Бары бергә эшне бетереп, капканы элекке рәвешенә кайтарып утырттылар. Г.Ибраһимов

12) Элекке тәртипләрне кире урнаштыру, торгызу. Иртәгә ул фронтка – Донда, Кубаньда безнең муеннарга иске богауларны кайтарырга көч җыеп маташучы генералларга каршы сугышырга, тагын кан, газап, үлем эченә китәчәк. Г.Ибраһимов

13) Яңадан кабатлау, кабат кичерү. Их, кайтарып булсын иде шул үткән матур көннәрне! В.Нуруллин

14) Терелтү, тергезү. Үлгәнне кайтарып булмый, дигән дә кайгыга төшкән. Г.Коләхмәтов

15) Берәр нәрсәне, кешене алып кайту, китерү, озатып кую. Саламны ул [Фәйзи Әхмәтович], әрәм-шәрәм итмичә, көздән үк терлек амбарлары янына кайтарып өйдергән. Мәдәни җомга. Берникадәр вакыттан соң, дөньядан хәбәре булмастай гарипләнгән олы улының, ни үле, ни тере дигәндәй, хәрәкәтсез гәүдәсен кайтаралар… Казан утлары

16) Торган, яшәгән җиргә нидер китерү, алдыру. Кибеткә товар кайтару

17) Кирегә әйләндереп салу, кире якка әйләндерү. Галләметдин --- урталыкта бәләкәйрәк чүмәлә рәвешендә өелгән печәннәрне артка таба кайтарырга кереште. Ш.Камал. --- Каһир граммофонның тавыш чыгаргычын янга кайтарып боргычын борды да тагын әйләндереп җибәрде ---. Ә.Гаффар

18) Кирегә бөкләп кую (өс-баш киемнәре тур.). Газизә кер юып торган җиреннән кинәт идәнгә утырды да башындагы яулыгын кайтарып күзләрен каплады. Г.Ибраһимов. Яканы кайтару // Эленеп, ябылып торган әйберләрнең читен бөкләп күтәреп ачу. Ул җиң очын аз гына кайтарды да, сәгатенә күз төшереп, коры гына: «Алты тулып унбиш минут…» – дип әйтеп куйды. Г.Бәширов

19) Һөҗүмне туктату, чигенергә мәҗбүр итү, җиңү. Ләкин тау өстенә урнашкан батарея тигез интервал белән тыныч һәм ышанычлы җавап кайтара иде. А.Шамов. Кызыл гаскәр беренче һөҗүмне кире кайтарды. Ш.Усманов

20) тар. Катлап үрү, катлап чыгу (чабатаны). Чабатаны кайтаруын гына кайтар, үрүен кирәк кем дә үрер. Мәкаль

21) Кискеч коралларны үтмәсләү, йөзен тупасландыру. Пәкенең йөзен кайтару

22) Икенче төрле уйларга мәҗбүр итү, алдагы фикереннән, карашыннан баш тарттыру. Шәрифулла, әйберләрен алып, китәргә җыена башлады, ләкин Миңнур карт аны бу уеннан шунда ук кайтарды. А.Шамов

23) күч. Көчен, тәэсирен бетерү, киметү. Сихер кайтару

2. кайтарып рәв. мәгъ. 1) Икенче кабат, яңадан кабатлап. Галинур кайтарып җавап бирмәде, түр бүлмәгә узып, өстен чишенде. М.Хуҗин. «Я, я, Иранда ниләр бар», – дип кайтарып сорады Габделвәли. Ә.Фәйзи

2) Шуңа нигезләнеп, шуны сәбәп итеп алып, шул сәбәптән чыгып. Димәк, нинди генә хыялый, легендар сурәтләрдә бирелгән әсәр булмасын, без андагы сурәтләрне тикшерүне сыйныфлар көрәше күренешләренә кайтарып, шуларның чагылышы итеп алып тикшерергә, шуннан килеп бәя бирергә тиешбез. Г.Нигъмәти

Кайтарып алу Авыру яңадан көчәеп китү, өзлегү. Мине яңадан грипп кайтарып алды әле. Кайтарып калдыру 1) Сылтау итү, нәрсәгә дә булса бәйләп аңлату. Ләкин бөтен нәрсәне басымга кайтарып калдыру да ярамый. М.Җәлил. Бар гаепне сугыш кыенлыкларына гына кайтарып калдыру да дөрес булып бетмәс. В.Нуруллин. Бөтенесен фәнгә генә кайтарып калдырма син. Игенченең тырышлыгын, үз өстенә төшкән җаваплылыкны ныграк тоюын онытма. Ф.Яруллин; 2) Әңгәмәнең, сүзнең темасын бүтәнгә күчерү. Соңыннан сүзен бертуган сеңелләре Ләйсән белән Динәгә кайтарып калдырды, аларның кайда гомер итүләрен сораштырды. Н.Хәсәнов

Кайтара бару Һәрберсенә, берәм-берәм, бер-бер артлы кайтару. Шуннан соң әкренләп-әкренләп ул акчаларны ияләренә кайтара барыр. Р.Батулла

Кайтара башлау Кайтарырга тотыну. «Татфондбанк»та акча кертемнәре булган клиентларга бүгеннән акчаларын кире кайтара башладылар. Сөембикә

Кайтара төшү Тагы да бераз кайтару, арттыра төшеп кайтару

Кайтарып бетерү Ахырга кадәр, берсен дә калдырмыйча, тулысынча кайтару. Ничекләр генә кире кайтарып бетерермен икән бу игелекләреңне?.. Г.Гыйльманов

Кайтарып ташлау Тиз генә кайтару; тиз арада кире илтеп кую. Апалар аны, ничек кирәк алай көйләп, бәхилләтеп кайтарып ташладылар. А.Шамов

Кайтарып тору Гел, һәрвакыт кайтару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә