КАЙТАРМА I с. 1. 1) Кайтарып бөкләп куела торган. Рина башына зәңгәрсу берет чәпеп куйган, өстенә шундый ук төстәге, әмма киң кайтарма якалары ука белән каймаланган нәфис халат кигән. Т.Әйди

2) Күтәреп куела торган. Кайтарма күпер

3) Мехы тышка калдырып тегелгән. Кайтарма тун

2. и. мәгъ. Кайтарылып бөкләнеп торган урын. Пиджак кайтармасында, хәзер инде хәтерләмим, Алтын Йолдыз ничәү иде: берәүме, икәүме? М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә