КАЙТАВАЗ и. 1) Йотылмыйча кире кайтып кабатланган тавыш. Михнәтле тавыш әле көчәеп, әле кайтаваз кебек тоныкланып ишетелде. М.Хуҗин. [Идриснең] Кычкыруларына тонык кайтаваз гына җавап бирде. А.Гыйләҗев. --- күк күкрәү озакка сузылган кайтаваз булып яңгырый, бүтән авазларны күмеп китә иде. З.Фәтхетдинов 2) күч. Алда булып үткән эш-хәрәкәт, вакыйгаларга җавап буларак барлыкка килгән, кабатланган күренеш, хәрәкәт, эшчәнлек, җавап реакция. Сез бит, оланнар, безнең бик ерак бабаларыбызның кайтавазы. М.Хәсәнов. Сүзләр мириадасы… Хәтер ятьмәсенә эләккән кайбер асылташтай сүзләрне үзалдыма кабат-кабат әйтеп карыйм: борынгы заманнар кайтавазы яңгырап ишетелә. М.Галиев |