КА’ЙСЫДЫР а. 1) Кемдер, арадан берсе. Соңгарак, кайсыдыр бер укытучының киңәше буенча, йокы алдыннан берәр физик эш эшләп керергә гадәтләнде: кар көрәде, утын ярды яки чаңгыда йөрде. Г.Гобәй

2) Нәрсәдер. Бөтенләй якында гына нәрсәдер «лап» итеп төште, күрәсең, давыл кайсыдыр өйнеңме, сарайныңмы түбәсен кубарып ташлады. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә