КА’ЙСЫ а. 1. 1) Күпләр арасыннан берсен аерып алу, аерып белү максаты белән сорау биргәндә кулланыла. Скамьяларның берсенә утырдым да Разыяларның кайсы юлга кереп китәчәкләрен карап калмакчы булдым. Ф.Әмирхан. Хәлим, аның артыннан барырмын, кайсы авылга, кайсы йортка кергәнен күзәтермен, дип уйлаган иде. Г.Гобәй 2) Риторик җөмләләрдә эмоциональлекне көчәйтеп, беркайда да башкача кабатланмауны, мондый рәвештә булмауны белдереп килә. Кайсы илдә бар бездәге шикелле зур халык, кайда бар бездәге шикелле чын дуслык, дип уйлады Газинур. Г.Әпсәләмов 3) Кайбере, кайберсе. Әнә аларның кайсылары тырышып-тырышып сайрарга ук керештеләр, менә саба җиле исте. Ф.Әмирхан 4) Икенчесе сүзе белән килеп яки кабатланып, «әле берсе», «әле икенчесе» мәгънәсендә кулланыла. Кайсы су астыннан баш калкытып чыга, икенчесе аны урталай сындыра, кыш буе тыныч кына яткан бозлар өерелә-өерелә болганыша. Н.Хәсәнов. Кызлар бертавыштан, кайсы үпкәләгәндәй булып, кайсы ихлас күңелдән ышандырырга тырышып, шауларга тотындылар. Ә.Еники 5) Кем, кем генә. Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган? Г.Тукай. – Мондый буранлы төндә кайсы йөрер икән? – диде ул сукранып. А.Шамов. Кайсы татарның бу моңнарны тыңлаганда йөрәге кайнарланмас?! А.Гыйләҗев 2. мөн. сүз мәгъ. Баш җөмләдәге шул яки шуны сүзләрен ачыклап, иярчен аергыч яки иярчен тәмамлык җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә... Г.Тукай ◊ Кайсы кайда Төрле-төрле якта, төрле урыннарда, төрле тарафта. Мендәрләр, савыт-сабалар кайсы кайда чәчелеп яталар, көрпәләрне, әйбер эзләгәннәрдер инде, телгәләп бетергәннәр иде. Г.Гобәй.Кайсы(н) кая Төрлесе(н) төрле якка, төрле урынга, төрле тарафка. Малайлар тилгән төшкәндәге тавык чебиләре кебек кайсы кая йөгереп юк була. З.Зәйнуллин. Мостафа абый балаларына җиләк-җимеш үрентеләрен ничек карарга икәнен күрсәтте, озаграк торылса, кайсын кая күчереп утыртырга икәнен әйтте. Г.Гобәй. Кайсы яктан гына алып карама «Кайсы фикердән чыгып, мәсьәләнең кайсы ягыннан карап уйласаң да, шул бер үк уртак нәтиҗәгә кайтып кала» мәгънәсендә фикерне йомгаклау алдыннан әйтелә |