КАЙРЫ и. бот. 1) Агачның тышкы каты кабыгы. Агач кайрысына чигелгән серле эзләр, үзеннән зур ботак кисәге күтәреп йөрүче кырмыскалар тормышы турында, кайда утыруыңны онытырлык мавыктыргыч хикәяләр сөйли. Г.Бәширов. [Гыйлемхан] --- ялгыз каенның бирчәеп чыккан калын кара кайрыларына карангалап торды. Р.Мөхәммәдиев

2) к. кайры балы. Топольләрдән баллы кайры исләре аңкый. Ш.Камал

◊ Кайры каезлау Юри, үчегеп, әйткәннең киресен сөйләү, сүзне юри икенчегә бору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә