КАЙРА’У ф. Кисү коралларын кайрак белән яки башка шундый үткерли торган әйберләргә сызып, ышкып үткерләү. Бритва кайрый торган каешының бер башын тоттырды. Ш.Усманов. Ишкәй чәчкечләрне көйләде, сабан төрәннәрен кайрады. Т.Әйди. Бичара Овсюк беседкага утырып, кулларын каната-каната, ярты көн буе якорь җәпләкәсен кайрады. М.Мәһдиев Кайрап алу Тиз генә, җитез хәрәкәтләр ясап кайрау. Менә ул, туктап, чалгысын кайрап ала да тагын каерылып-каерылып чабарга тотына. И.Гази. Чыпчык капка башында чыр-чу килеп әйләнгәли дә, --- аннан томшыгын ике яклап тактага кайрап ала. Ә.Фәйзи Кайрап бетерү Ахырга кадәр, үткенләнгәнче кайрау; барысын да, берсен дә калдырмыйча кайрау Кайрап йөрү Төрле урыннарда булып, кайрау, үткерләү белән шөгыльләнү Кайрап кую Алдан ук хәстәрлек күреп кайрау Кайрап тору Хәзерге вакытта, әле, күз алдында кайрау; һәрвакыт, кирәк саен, әледән-әле кайрау. Кешеләрнең икенчесе --- бик бирелеп, әледән-әле күзләренә якын китереп карый-карый, ниндидер озынча, юка ак тимер кайрап тора. Г.Гобәй Кайрап чыгу Һәрберсен, берәм-берәм кайрау Кайрый башлау Кайрарга тотыну. Авыл җитәкчесе итеп сайланган җыен әтрәк-әләм, ярлы-ябагай дин әһелләренә теш кайрый башлады. Г.Бәширов. Килгәч, эш креслосына утыртты да, берничә укол ясаганнан соң, бер сүз әйтми-нитми, тешләремне кайрый башлады. Безнең гәҗит Кайрый төшү Тагы да бераз кайрау |