КАЙРАЛУ ф. 1) төш. юн. к. кайрау. Пычак әйбәт кайралган

2) Ышкылып ялтырау, күп ышкылудан ялтырап тору. Көрәкнең туфракка шомарып кайралган йөзе Габдулланың аяк тирәсендә ялтырады. Ә.Фәйзи

3) Күп ышкылып яки нык кысудан кыршылу. Ялчы белсә дә белмәмеш булып, йөрәге сызланып, тешләре кайралып, үз эшендә йөри, ди. Әкият

4) күч. Үткенләнү, шомару; күпне күреп тәҗрибә туплау

Кайралып бетү Тәмам, бик нык кайралу. Егет үзе дә кайралып беткән. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә