КАЙРАК и. 1) Кисү коралларының йөзенә сызып үткерли торган махсус таш. – Ә син, Габделхак, бар әле, – диде һәм башы белән ишеккә таба ишарәләде дә, кайракны малайдан алып, үзе әйләндерә башлады. Г.Гобәй. Чалгысын дымлы үлән белән буйдан-буйга сыпырды, тула оегы кунычына кыстырган агач саплы кайрагы белән аны янап алды. М.Хәсәнов

2) күч. Уңмаган ипидә күпермичә тыгызланып аерылып торган өске яки аскы катысы

Кайрак йөзе күрмәгән Бернәрсәгә дә яраксыз дәрәҗәдә үтмәс, беркайчан да кайралмаган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә