КАЙНАШУ ф. 1) Бер урынга тупланган кешеләр төрлесе төрле яктан тәртипсез хәрәкәт итү, һәрберсе үзенчә мәшгуль булу. Күк йөзен томалап өлгергән каракучкыл болытлар тау-тау булып берсе өстенә берсе актарылды, болганып кайнашырга тотынды. Г.Бәширов. Ябык ындыр эчендә, тирә-яктагы бөтен әйберләрне селкетеп, сугу машинасы үкерә, җилгәргеч зырылдый, кешеләр кайнаша. Г.Әпсәләмов. Учак янында һәм учакка якын җирләрдә төркем-төркем булып, берән-сәрән булып кешеләр кайнаша иде. Н.Фәттах 2) Аерым бер кеше нәрсәдер эшләү, ни беләндер шөгыльләнү, берәр эш белән мәшгуль булу. Әнисе һаман мич янында кайнаша. Р.Мөхәммәдиев. Алъяпма бәйләгән --- бер хатын казан тирәсендә кайнаша иде. Г.Исхакый. Кызның көймә тирәсендә сокланырлык оста кайнашканын күреп, ачкан авызын япты. Г.Гобәй 3) Эшкә катышып китү, ярдәмләшү, эшләүчеләр арасына керешеп китү. Назлы килен Гыйззелбанат белән матур җиңги Мәфтуха шунда [туй табынын әзерләүдә] кайнашалар иде. Г.Ибраһимов. Шул тирәдә кайнашырга маташкан Мөнәвәрәне ул, син – хатын-кыз, ирләр эшенә тыкшынма, дип, балта-пычкыга якын да җибәрмәде. Н.Гыйматдинова 4) Аралашу, тирәсендә чуалу, янында һәрвакыт булу. Ләкин малай аңа карамады, икенче, өченче, бишенче, унынчы көннәрдә дә һаман шул Сафый карт өе тирәсендә, Миңлекәй янында кайнашты. Г.Ибраһимов. Нәҗип аның тирәсендә аеруча масаю, канәгатьләнү белән кайнашты. Г.Гобәй 5) кимс. Ярарга тырышып, сүз кушкалап, тирәсендә чуалу, игътибарын җәлеп итәргә тырышу. Әбәткә акча чыгарасылары килмичә, пешекчеләр тирәсендә ничек кайнашалар. З.Фәйзуллин 6) Нидер эшләү, маташу, мәшәкатьләнү. Нурыйның күптән аерылган зур улы Төхфәт белән аның хатыны Мәрфуга, өченче чанада Шәйхел, матур җиңги Мәфтуха, кунак килен Мәрхәбәләр мыж килеп әйбер алып кайнаштылар. Г.Ибраһимов. Ул хәзер, тирләгән, пешкән хәлдә, көлтә бәйләп яисә эскерт өеп кайнаша булыр. Ш.Камал. Тизрәк кайнашыгыз… күрсәләр, яхшы түгел. Ф.Бурнаш 7) күч. Ярсу, хисләр, тойгылар, кичерешләр көчәю, кайнау. Маратның Тәнзиләгә әйтергә йөргән ярату сүзләре пычак ярасы кебек әрнүле һәм боз кебек салкын нәфрәт белән буталып кайнаша башлаган иде. З.Фәйзуллин 8) күч. Күңелендә, йөрәгендә, башында төрле-төрле уйлар, хис чуалу, кайнап тору. Шелтәләр, сагынулар, сөю һәм рәнҗү дулкыннары – барысы бергә кайнашып, кара кан булып укмашкан иде. Г.Ибраһимов. Аның тойгылары шундый кайнашалар, ул үзендә шундый бер дәрт сизә. Г.Бәширов. Башында кайнашкан шомлы уйлардан йөзгә кадәр санап арынмакчы булып та карады – файдасыз. З.Фәйзуллин Кайнаша башлау Кайнашырга тотыну. Шәйхетдин абый күчәрне, суынсын дип, җиргә төшереп куйды да учак белән кайнаша башлады. З.Тимергалиев. Фатыйма да ушына килеп үз эше белән кайнаша башлады ---. З.Кадыйрова Кайнашып йөрү Күп булып, төрле яклап әрле-бирле килеп кайнашу. Ерактагы авылның карт таллары өстендә чәүкәләр төркеме үзара кайнашып йөриләр. С.Җәләй. Мин чыкканда, университет ишегалдында абитуриентлар кайнашып йөри иде. М.Юныс Кайнашып тору Бертуктаусыз, һәрвакыт кайнашу. Губкомга кергәндә, коридорда, гадәттәгечә, кешеләр арлы-бирле үтеп кайнашып тора иде. Ш.Камал Кайнашып яту Үзләренчә ыгы-зыгы ясап, озак вакыт дәвамында кайнашу. Менә шулар белән ашханәгә төшеп бикләнәләр дә эчеп, кайнашып яталар. З.Фәйзуллин |