КАЙНАШТЫРУ ф. 1) Нинди дә булса эш эшләргә тырышу, җаен чыгару, чарасын табу, эшләп башкару

2) күч. Законга сыймаган, ярамаган гамәлләр кылу, яшерен, астыртын эшләр эшләү. Кызны бит алай юри-марый гына кайнаштырырга, ай-һай, хәзер закон четерекле, малай. Ф.Бурнаш. Кул кулны юа – бергә кайнаштыралар, шулай булгач, әйтүдән ни файда. З.Фәйзуллин

Кайнаштырып бетерү Бик нык кайнаштыру, тәмам кайнаштыру. Әнә кыш көне мәктәптә әдәбият кичәсе ясаган булып, кулак та мулла, мулла да кулак сүзләрен чәйнәп, дөньяны кайнаштырып бетерделәр. Ш.Камал

Кайнаштырып кую Алдан әзерлек күреп, чаралар табып кайнаштыру

Кайнаштырып тору Әледән-әле, еш кайнаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә