КАЙНАШ и. 1) Ыгы-зыгы, шау-шулы хәрәкәт; мәшәкать. Туй кайнашы көчәйгән саен, кызның күңелендәге Лотфи каядыр артка, томан эченә табарак китә барды. Г.Ибраһимов

2) Тынычсыз халәт, шикле-шөбһәле хәлләр. Юк-бар кайнашларны ишеткәч, ул үзен юатырга тырыша. Юк! Дөнья буталыр, әмма минем шәкертләрем миңа мантыйг калыр, ди. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә