КАЙНА’У ф. 1) Пар хәленә күчү дәрәҗәсенә җиткереп җылытылган сыеклык, быгырдап, күбекләр чыгарып утыру. Әни, кайнаган самавырым да бар, эчми китмәсеннәр, ди. Г.Ибраһимов. Чүлмәктә кайнаган су ошамый миңа, диде командир. А.Шамов.

2) Кайнаган сыман хәрәкәтләнү, күбекләнү, күбекләр чыгару. Читләрендә бернәрсә дә күренми, тик кара диңгезе генә кайный. Ш.Камал. Ак болыттай, кайнап, күбекләнеп, сауган сөте ташый чиләктән. Ф.Кәрим

3) Бөтен барлыгын биләп кыздыру, авырттыру. Капкан дарулары да, үз-үзенә ясаган уколы да әллә ни ярдәм итмәде, эчендә тоташ ут кайный. М.Хәсәнов

4) күч. Киләчәктә башкарачак эш-планнар, бик күп төрле уйлар күңелне тынгысызлау. Шундый гаҗәеп бер логика белән Нургали эшкә тотынмакчы була, аңарда дәрт, энергия һәм адарыну – барысы бергә кайный. Ә.Еники. Башында, гадәтенчә, мең төрле исәп-хисап кайный иде. Т.Әйди.

5) күч. Хис-тойгылар, эчке кичерешләр көчәю, ярсу, тынгысызлык кичерү. Фәхринең кем кулыннан үлүе турында күңелләрдә шөбһә бик кайный иде. Г.Ибраһимов. Әгәр Гайни белсә иде минем йөрәгемдә нинди мәхәббәт ялкыннары кайнаганын. Г.Камал. Кичәдән бирле минем йөрәктә ниндидер бер моң кайный. Р.Ишморат

6) күч. Кайнашу (1 мәгъ.), күмәкләп гөж килеп тору, мыжгу. Бүген завод корт иле төшкән кебек кайный. Г.Әпсәләмов. Рина сату эшләрен дә башкара ала, тик кеше күп кайнаган чакта, әнисе аны ул эшкә җәлеп итми. Т.Әйди. Шәһәрнең кырмыскадай кайнаган кешеләре, биек йортлары, машина-трамвай шавы белән гөрләп торган таш урамнарыннан соң авыл бик бәләкәй, гади, оялчан кебек тоелды. Р.Низамиев

7) күч. Күпкырлы актив эшчәнлек алып бару, башкаларны тарту, әйдәү. Тормышның төбендә кайнап, ун ел буе аңлый алмаган нәрсәләрне син монда бер елда, бәлкем, тизрәк тә аңлаячаксың. Ф.Садриев

8) күч. Вакыйгаларның, булып үткән эшләрнең эчендә катнашу, үзәгендә булу. Хуҗалык эшендә дә күптән кайнады. Г.Ибраһимов. Г.Коләхмәтов бишенче ел дулкыннарында кайный. Г.Нигъмәти

9) күч. Аерым вакыйга, шартларның нәкъ уртасына, үзәгенә әйләнү, иң киң таралган ноктасы булу. Схоластик «белем» кайнаган җир булган Бохарага бар. Г.Нигъмәти. Рәхми төштән соң гел әвеслектә булды, урак өстендә эшнең кайнаган үзәге шушында бит. М.Хуҗин

10) күч. Озак вакытлар бергә булу, аралашып яшәү, уртак вакыйгалар кичерү, бер үк эшләр башкару. Һаман бергә кайнаган бу иптәшләр мәсьәләгә ничектер салкын караган кебек күренделәр. Г.Ибраһимов

11) күч. Эш әйбәт бару, барысы да эш белән мәшгуль булып, бердәм эшләү. Кайный монда илнең төзелеше, һәм соклана кеше елмаеп. Ш.Маннур. Шулай да монда зур күтәренкелек, зур социализм төзелеше кайный. М.Гали

Кайнап йөрү Бертуктаусыз тынычсызлау, тоташ борчып тору, үзенә урын тапмаслык дәрәҗәгә җиткерү. Эчтә бертуктаусыз кайнап йөргән билгесез ачу хәзер әзрәк билгеле була башлады. Ф.Хөсни

Кайнап китү Кинәт, көтмәгәндә кайный башлау, билгеле бер моменттан соң кайнарга тотыну. Шәкерттә тагы гайрәт кайнап китте. Г.Ибраһимов

Кайнап тору Әле, хәзер, күз алдында кайнау; даими, һәрвакыт, ыгы-зыгы килеп, шау-шулы хәрәкәт итү. Көмеш кебек самавыр күңелле, бәйрәмчә кайнап тора. С.Сүнчәләй. Казаннарда гөбер-гөбер бәрәңге кайнап тора. Ф.Яруллин. Бауман урамында халык кайнап тора. Авыз ачып йөрсәң – хәзер кемгә дә булса килеп бәреләсең. З.Фәйзуллин

Кайнап утыру Әле, хәзер, күз алдында кайнаган хәлдә булу. Кайтса, ни күрә: үги әнисе Бибисара, аның ике кызы шаулап кайнап утырган самавыр янында чәй эчәләр. Г.Ахунов

Кайнап чыгу 1) Кайнау халәтенә, кайнау ноктасына җитү. Хәзер кайнар күмер белән самавыр да куеп җибәрәм, күз ачып-йомганчы кайнап чыга. Г.Әпсәләмов. Өстәл түрендә утырган самавыр байтактан кайнап чыккан иде инде ---. Р.Мөхәммәдиев

2) күч. Ачуыннан ярсу, кинәт кызып китү. Ул мине күреп түгел, адымымнан танып шулай кайнап чыкты. Ф.Хөсни

3) күч. Хисләр кинәт ташу. Теләгеңне белмәдем, ул [җыр] күкрәгемнән үзе кайнап чыкты. М.Фәйзи

Кайный башлау Кайнарга тотыну. Тик кайсы арада пыш-пыш кына: «Менә диңгез кайный башлар, менә янар», – дигән тавышлар ишетелә иде. Г.Тукай. Хәзер исә бу ачу-нәфрәт, бик табигый буларак, минем эчемдә бөтенләй кайный башлады. Ә.Еники

Кайный бирү Бернигә дә карамастан, һаман кайнау. Безнең казан ташыса да кайный бирә, Пешә ашы, берүзенә – ике башы. С.Әхмәтҗанова. Бүген Сәйтәк авылы яшүсмерләре күңелләре белән тартылган спорт дөньясында «кайный» бирә. Балтач таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә