КАЙНАТУ ф. 1) Сыеклыкны җылытып, температурасын кайнау дәрәҗәсенә җиткерү. Әнинең җәй көне туплауда сөт кайната торган, корымга буялып, кап-кара булып беткән бер чәйнеге бар. Г.Ибраһимов. Ишектән кергән җирдә мич алдында Газизә агач кисәкләре белән самавыр кайнатып маташа иде. Ш.Камал. Алар балык пешерергә чиләк, чәй кайнатырга чәйнек алып тордылар. Г.Гобәй

2) Үзлеген, сыйфатын үзгәртү өчен, берәр әйберне кайнап торган сыеклык эчендә тотып эшкәртү. Ася приборларны кайнатырга куйды, зур шкафны ачып, аннан кирәкле ампулалар, дарулар алырга кереште. Х.Камалов. Баланың күлмәген Бибиәсма каен селтесе белән казанда да кайнатып карады. Д.Каюмова

3) Технологиягә туры китереп, кайнау температурасына җиткереп әзерләү, ясау. Без кайнаткан сабынның ачысы ашаган аны. Ә.Фәйзи. Идел киң, Идел тузансыз, Иделдә асфальт та кайнатмыйлар ---. К.Нәҗми

4) Куу, кудырып әзерләү. Көмешкә кайнату

5) күч. Баш, ми, йөрәк, кан, сару һ.б.ш. сүзләр белән килеп, ярсыту, ачу китерү, ризасызлык тудыру кебек тискәре хисләрне, кичерешләрне көчәйтүне белдерә. Хәзер Александра Сигизмундовнаның сүзләре аның башын кайнаттылар. Г.Ибраһимов. Шәйхи мәзин мине җәзалаучыларның уртасында иде, минем битемә төкерә-төкерә, йөрәгемнең ярасына тоз салып кайнатты. Ш.Камал. Җир йөзендә куерган артык фаҗигый хәлләр аның ачуын кайнатамы? С.Поварисов

6) күч. Күңел, йөрәк сүзләре белән килеп, «үзе аша үткәрү, асылына төшенү» мәгънәсен белдерә. Өч тәүлек буенча ул хикәясендәге каһарманнар белән сөйләшеп, аларның тормышлары белән яшәп, алар төсле үк шатланды, газапланды. Аларның йөрәк кайгыларын үз йөрәгендә кайнатып кәгазь өстенә төшерде. К.Тинчурин

Кайната башлау Кайнатырга тотыну. Мәгәр карт озак көттермәде, кымызның куәте тамырларга таралып, канны бераз кайната башлау белән, үзе серне ачты. Г.Ибраһимов

Кайнатып алу Тиз генә, ашыгыч рәвештә кайнату. Аннары «Тефаль» чәйнеге белән тиз генә чәй кайнатып алды. Ф.Яруллин

Кайнатып кую Алдан хәстәрен күреп кайнату. Әминә кул астында сестра булып эшләргә тиешле уңган кыз Камилә чәй дә кайнатып куйган. Г.Минский. Шулай да син теге чәнечкеле гөлне кайнатып куй әле. А.Шамов. Ул тиз генә кереп чыгар, әнисе чәй кайнатып куйсын. Г.Ахунов

Кайнатып җибәрү 1) Бераз гына кайнату, тиз генә кайнату, азрак кайнарлау. Алай булса, зинһар өчен, [төнәтмәне] кайнатып җибәрә күр инде. А.Шамов

2) Көтмәгәндә, кинәт кайнату, кайнарга этәргеч бирү. Егетнең мондый кирелек белән кәгазьне кире ыргытып бәрүе аның канын кайнатып җибәрде. Г.Ибраһимов

Кайнатып тору Һәрвакыт, даими кайнату; бер-бер артлы кайнату. Әби самавыр кайнатып тора… Ш.Усманов

Кайнатып чыгару Кайнау температурасына җиткерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә