КАЙНАТМА и. 1) Дару үләне яки җиләк-җимеш салып кайнатып төнәтелгән шифалы су. Нәфисә дә терелеп бетә алмады. Әнкәсенең тәмле сүзе, назлары да, Саниянең шифалы кайнатмалары, үлән сулары да, Ак бабайның догалары, Васимә карчыкның имләүләре дә ярдәм итмәде. Г.Гыйльманов 2) Шикәр ширбәтенә салып кайнатылган җиләк-җимеш, варенье. Бөтнекле чәй бик тә тансык, алма бәлеше ашап туйгысыз, ә инде җир җиләге кайнатмасын әйтеп тә торасы юк. М.Маликова |