КАЙНАРЛЫК и. 1) Кайнар хәлдә булу, кайнар халәт. --- әлеге утның кайнарлыгын һәммәсе дә ачык сизәдер һәм моңа Зәнфирә сәбәпче икәнен аңлыйдыр кебек тоелды. Ф.Садриев. Камил мунчаның каен, имән себеркеләре, йомшак сөлгеләр эленгән алгы бүлмәсендә --- чишенде дә, ишекне ачып, --- әчкелтем кайнарлыкка чумды. М.Галиев 2) Салкын тиюдән, авырудан, дулкынланудан барлыкка килгән тән кызулыгы, югары температура. Алабуга, әллә кызның кул кайнарлыгыннан, әллә әнисенең хәйләсеннән уңайсызланып, җиңелчә генә кызарынып куйды. Н.Фәттах. Аның [Рухиянең] чәчләренең хуш исен, битләренең кайнарлыгын әлегә Килдеков түгел, Равил тоеп тора. В.Нуруллин. Тән кайнарлыгын басмасмы дип, көч-хәл белән торып су эчәм дә тагын урынга килеп егылам. Р.Вәлиев 3) күч. Тәвәккәллек, кыюлык. Шулардан үзенә дә тынгысызлык, кайнарлык йогып калды. А.Гыйләҗев. Сөйләшүне, зур кайнарлык белән, инде мәктәптән куылган Әүһади Ишмурзин алып барды. Р.Мөхәммәдиев. [Мансур Вәлиев] Дәлилләп бирүдән, анализдан бигрәк, ул еш кына хис белән, кайнарлык белән алдыра. Мәдәни җомга 4) күч. Дәрт. Бәхетле гаилә тормышының калын өресе астында, үзенең эсселеген, кайнарлыгын яшергән, саклаган аның йөрәк уты шул көзге җилнең искәртмәстән исүе берлә пәрдәсез, калкансыз калды. Г.Исхакый. Яшьлек мавыгулар, мәхәббәт кайнарлыгы белән кадерле түгелмени? Т.Әйди 5) күч. Кирәклелек, бүгенге көнгә туры килгәнлек, актуальлек. Чехов әсәрләре үзләренең яңалыкларын, кайнарлыкларын югалтмыйлар. Г.Нигъмәти 6) күч. Кызу канлылык, ярсучанлык, дуамаллык. Аның шулай буйсынучан-тыныч тавыш белән җавап бирүе, әз генә дә бу гаделсезлеккә каршылык күрсәтергә тырышмавы Габделхәйнең кайнарлыгын сүрелдерә төште. Н.Фәттах |