КАЙНАРЛАТУ ф. 1) к. кайнарлау. Гөлҗамал, син бар, миңа сөт кайнарлат. Ш.Камал. Ире эштән кайта, хатыны ачык йөз белән каршы ала, юынгач сөртенергә сөлгесен тотып тора, чәен куеп җибәрә, бәлешен кайнарлата. Римз. Вәлиев

2) Кыздыру, кызыштыру

Кайнарлата бару Торган саен һаман кайнарлату. Эчем пошу гына түгел, вакытның тиз үтүенә ачуым да кайный, холкымны да кайнарлата бара иде. Ф.Яхин

Кайнарлата башлау Кайнарлатырга керешү

Кайнарлата төшү Тагы да ныграк кайнарлау

Кайнарлатып алу Тиз генә кайнар хәлгә китерү, эсселәндерү

Кайнарлатып җибәрү Бераз, берникадәр кайнарлату

Кайнарлатып килү Байтактан бирле акрынлап, аз-азлап кайнарлату, кызыштыру. Без инде эшчеләрнең настроениясен ярыйсы гына кайнарлатып киләбез, иптәш Башилов. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә