КАЙНАРЛАНУ ф. 1. 1) Пешерерлек хәлгә җитеп җылыну, кайнар хәлгә килү

2) Тән температурасы күтәрелү, кызышу

3) Эсселәнү, кызу хәлгә килү. Кызны биленнән кочаклап алганлыктан, аларның күкрәкләре орынган, сулышлары кайнарланган иде. Т.Әйди

4) күч. Дәртләнү. Кайсы татарның бу моңнарны тыңлаганда йөрәге кайнарланмас?! А.Гыйләҗев. Айдарсылу, маңгай чәчең айдарланган, күзләреңдә гыйшык буы кайнарланган. Ш.Бабич

5) күч. Кабынып китү, кызу, ярсу. – Әгәр кешенең биологиясе үзгәрсә, ул инде кеше булмаячак! – диде шагыйрь, кайнарланып. А.Тимергалин

2. кайнарланып рәв. мәгъ. Дәртләнеп, күтәренке күңел белән. Председатель дә аяк өсте басты һәм бик ихлас күңелдән, кызу-кызу, кайнарланып сөйли башлады. Г.Ахунов. Сез мине Шәрык культурасын яхшы белүегез, аның хакында кайнарланып сөйләвегез белән дә сокландырдыгыз. Т.Әйди

Кайнарлана бару Торган саен ныграк кайнарлану. Кызмыйм дип ант итеп килсә дә, председатель кайнарлана башлады. А.Гыйләҗев. Очрашкан саен, безнең хисләр кайнарлана бара иде. Р.Батулла. Аннан ул кешеләрне һәм дөньяны җылыту өчен генә югары күтәрелә, йөзе дә яктыра, нурлары да кайнарлана бара. Р.Фәизов

Кайнарлана башлау Кайнарланырга тотыну. Һава температурасы югарырак күтәрелгән саен, организмга температура балансын саклавы шулкадәр авырлаша, ул кирәгеннән артык кайнарлана башлый. Ватаным Татарстан

Кайнарлана төшү Тагы да кайнарлану, эссерәк хәлгә килү. Гусев, алай бик күтәрелеп бәрелмәсә дә, шактый кайнарлана төште. С.Рафиков

Кайнарланып бетү Тәмам, бик нык кайнарлану. Ә яшьләр рәхәтләнә аулак өйдә: йөзек салыш, күз бәйләп качышлы уйнау, арка сугыш, тагын әллә нинди уеннар уйнап, тәмам кайнарланып бетәләр. В.Нуруллин

Кайнарланып китү Артык, теләгәннән күбрәк кайнарлану, эссерәк хәлгә килү. Менә шул саташуның әллә бишенче тапкырында сазның былчырагы артыграк кайнарланып китте. Г.Рәхим. Дуслыктан артык кайнарланып китеп, әдәп кысасыннан чыга күрмим тагын, дип хафаландым. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә