КАЙНАР с. 1. 1) Кайнап суынмаган, суынырга өлгермәгән; эссе. Чүлмәкләрне шау кайнар су белән пешекләргә тотынды. А.Шамов. Кайнар ит булары чыгып тора. Г.Гобәй. Эх, булса иде шушында бер табак кайнар бәрәңге! Г.Бәширов 2) Кызган, пешерә торган. Кара диңгез ярларында кайнар җил өрде. Ф.Кәрим. Җиргә сыенган үләннәр, чәчәкләр, чыклы башларын калкытып турайдылар да, кайнар кояш астында ялт-йолт килеп рәхәтләнеп утыра башладылар. И.Гази. Кайнар батареяларда лифчик, трусик, оек ише вак-төяк. Н.Гыйматдинова. Челләдә исеп куйган кайнар җилдәй тәэсир итте бу манзара ---. Р.Мөхәммәдиев 3) Тән температурасы гадәти халәттән югарырак булган, тәне кызышканны белдереп торган. Кайнар сулышы битләремә килеп бәрелде. Н.Хәсәнов. Күпме яшь йөрәк шул сукмаклар янында, шушы әрәмәлекләр буенда икенче бер яшь йөрәккә иң газиз тойгыларны --- әйтмәгәндер дә, нинди кайнар иреннәр шушында кушылмагандыр. Г.Ахунов 4) күч. Дәрт белән тулы, дәртле, ялкынлы, ярсу. Шакирын элеккечә бик ярата кебек, һәрхәлдә Мостафин өчен ул – һаман дәртле, кайнар хатын. Ә.Еники. Дөрес, алар кызу, кайнар мәхәббәт белән тулган хатлар языштылар. А.Шамов 5) күч. Тирән тойгылы, хискә бай. Дусларча кайнар сәламемне кабул ит. М.Җәлил. Гаилә мәсьәләсен кайнар тойгылар кушуыннан чыгып кына түгел, бәлки, уйлап, акыл белән хәл кылырга кирәк. Р.Ишморат 6) күч. Көчле, дәррәү хупланган. Суд карарын аклый кайнар алкыш, Ак сакаллы картлар, балалар. Ф.Кәрим. Ләкин, шундый ук кайнар вәгъдәләрне, мөгаен, совет илендәге һәр намуслы кеше бүген бирергә әзердер һәм бирәдер. Г.Әпсәләмов 7) күч. Зур көч, энергия сарыф ителгән, киеренке, кызу. Әйе, кайнар эш белән үтә хәзер безнең айларыбыз. Ә.Еники 8) күч. Ачулы, нәләтле, үзәк өзгеч, ачы, аянычлы. Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар, Нишләдең син, җирем, нишләдең!? М.Җәлил. Кайнар күз яшьләре Гафифәнең кулына тама иделәр. Ш.Камал 9) күч. Тиз кабынып, кызып китүчән, ярсучан. Нургали кара мыек үстереп җибәрде, һәм кара мыек аның кыю, кайнар характерын тагы көчәйтә төшкән бик кирәкле бер нәрсә булып чыкты. Ә.Еники. Миргали – чыннан да, горур зат, шуның өстенә әле шактый ук каудар, кайнар йөрәкле, шашканрак хыяллы кеше. М.Хәсәнов 10) күч. Кайнаган сыман күбекләнеп торган, куыклар чыгарган. Күз алдыма килер дулкыннар, Дулкыннарда кайнар ак күбек. Ф.Кәрим 11) күч. Әле генә булып үткән. Көйләүче слесарьлар кайнар эздән эшкә керештеләр. С.Рафиков. Интернет, радио һәм телевидениенең «кайнар» яңалыклары итеп күрсәтелә торган вакыйгалар һәм сәяси күренешләр белән беррәттән, бик үк күзгә ташланмый торган, әмма гаять мөһим үзгәрешләр дә күзәтелә. Татарстан 12) күч. Кискенлеге белән аерылып торган, тәэсир итү көче зур булган. Өч көн алдан берничә җөмләдән гыйбарәт кенә бик «кайнар» бер нотык кисәге дә әзерләп куйды. Ш.Камал 2. рәв. мәгъ. Якын итеп, дулкынланып. Сине кайнар үбеп ала «Таң» колхозы кызлары. М.Җәлил 3. и. мәгъ. Уч төбенә каты итеп сугу, чәбәк, чәпәк. Минем сул кулга 25 кайнарны чәпәгәннән соң, уч төбем кабарып чыкты. Ә.Айдар ◊ Кайнар баш(лы) Артык тәвәккәл, ахырын уйлап тормый торган, тиз кабынып китүчән, кызу канлы кеше турында. Юк-юк дигәндә дә, ниндидер каны кызган кайнар башларның тынычлыкны бозулары хакында һаман ишетелгәли иде әле. М.Әмир. Ничек син, кайнар баш, шуны гына төшенергә теләмисең? Г.Бәширов. Һәм акыллы, һәм кайнар баш кирәк бу заманда. Ш.Камал. Кайнар нокта сөйл. Хәрби конфликтлар килеп чыккан, сугыш хәрәкәтләре алып барылган урын. «Кайнар нокта»ларда барган вакыйгаларга, эре террор актларына караганда, дөресрәге, аларны политик күзлектән чыгып бәяләүгә караганда, иң зур көрәш ислам дине хакына (яки аңа каршы) алып барыла кебек. З.Мифтахов. Кайнар учак Вакыйгаларның, шартларның нәкъ уртасы, үзәге, иң киң таралган урыны. Репортаж сүз боткасыннан түгел, эш кайнаган, вакыйгалар куерган, мәсьәләләр чишелгән кайнар учактан языла. К.Тимбикова |