КАЙМЫКТЫРУ ф. Буыннарны кузгатып урыныннан чыгару, тайдыру, тайдырып чыгару. Гөлшәһидә җайсыз басып аягын каймыктырган иде. Г.Әпсәләмов. Суга барганда таеп егылган да аягын каймыктырган. Р.Батулла

Каймыктыра язу Чак каймыктырмый калу. Аягын каймыктыра язу

Каймыктырып бетерү 1) Күп тапкырлар, әллә ничә тапкыр каймыктыру

2) Берничә җирдән каймыктыру

Каймыктырып йөрү Күп тапкырлар каймыктыру. Шпаналардан таланып, алардан куркып сикереп, шлаклы откосларда авыз-борын канатып, кулларны каймыктырып йөргән көннәремне исемә төшердем. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә