КАЙМЫГУ ф. Буыннар кузгалып урыныннан чыгу, таю. Егетләрнең бите сыдырылган, кул-аягы каймыккан, әмма --- үләр дәрәҗәгә җитеп яраланган кеше юк иде. Г.Ахунов. Авыр эш, авыр хезмәт, шунда кулы-аягы тайган, бармагы, кулбашы каймыккан кешеләр һәр атна саен булып тора иде. М.Мәһдиев

Каймыгып китү Кинәт каймыгу

Каймыгып чыгу Ниндидер сәбәп аркасында каймыгу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә