КАЙМАЛЫ с. 1) Каймасы булган, кайма тотылган. Иртәгесен Муса торып ишегалдына чыгуга, һәр бинаның стеналарына, капка һәм тәрәзә башларына кара каймалы кайгы флаглары эленгән иде. Ш.Маннур. Нурҗиһан боларга күлмәкчән генә килеп кергән иде. Абыстай аңа зәңгәр хәтфәдән тегелгән көмеш каймалы камзул бүләк итте. Г.Бәширов. Өс-башы бөтен: әйбәт бүректән, соры каракүл якалы пальтодан, аягында – каймалы ак фетр. М.Хәсәнов 2) күч. Каймага охшаган, кайма кебек итеп уратылган |