КАЙМАЛА’У ф. 1) Читендә төсе, бизәге белән аерылып торган кайма булдыру 2) күч. Уратып алу, әйләндереп чыгу Каймалап алу Һәрьяклап уратып каймалау. Йөзен каймалап алган кара чәчләре дә, алсу янып торган бит алмалары да, уймак ирене дә, үзен, милләтенә хас булганча, һавалырак тотуы да – барысы килешә иде аңа. Г.Ахунов. Күлне каймалап алган биек тауларда чыршы, нарат, ак чыршы, граб, бүк агачлары һәм мәңге яшел тәбәнәк куаклар үсә. А.Муранов Каймалап кую Алдан каймалау; каймалы итү Каймалап кую Алдан ук каймалау, каймаланган хәлгә китерү |