КАЙМАЛАНУ ф. 1) Читенә төсе, бизәге, сыйфаты белән аерылып торган кайма тотылган булу. Рина башына зәңгәрсу берет чәпеп куйган, өстенә шундый ук төстәге, әмма киң кайтарма якалары ука белән каймаланган нәфис халат кигән. Т.Әйди. Габделхәмитнең кеш тиресе белән каймаланып тегелгән бүреге лычма булды. С.Зыялы

2) күч. Сызык белән уратып алыну. Таңсылуга нәрсә: авыз мыймылдык, күз-каш тирәләре каймаланып бизәлгән, колак алкалары болыт арасында уйнаган яшендәй елык-ялык килә. А.Гыйләҗев

3) күч. Читләре кайма тотылган кебек караңгыланып, томаланып тору; уратылып алыну. Аның алгы планындагы инеш буйлап уң якка таба куе үлән һәм биек камышлар белән каймаланган тезмә күлләр сузылып китә. Ш.Камал

Каймаланып тору Әле, хәзер күз алдында кайма тотылган кебек күренү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә