КАЙМА и. 1) Әйбернең, тукыманың аерым бер төс, бизәк белән аерылып торган чите, кырые. Иярләре ефәк каймадан да чуктан, йөгәннәре көмеш тәңкә белән чуарланган. М.Хәсәнов 2) Читләрен уратып алып чикләгән сызык. Мәрхүмнең кара кайма тотылган фоторәсеме куелган 3) күч. Сөрмәләнеп, караңгыланып торган чик, аерылып караңгыланып торган урын. --- йөзендә артык зур үзгәреш күрмәдем мин аның: шул ук коңгырт кара кайма белән әйләндерелгән яшькелт күз алмалары һәрнәрсәне тигез белергә теләгән төсле ашыгып йөриләр. М.Әмир. Аның күпереп торган коңгырт чәчләре дулкын-дулкын купшы җәелеп, җилкәсенә кадәр төшкән; --- шул кайма белән каймаланган йөзе, җир җиләгедәй кызарып, сәламәт һәм килешле төскә кереп, кунак күңелен үзенә тарткан иде. Т.Әйди ◊ Кайма тоту Каймалау |