КА’ЙДАН а. 1. 1) Кемнең яки нәрсәнең нинди урыннан, кайсы яктан булуын ачыкларга теләп бирелгән сорау җөмләдә кулланыла. Тукта, кайдан килдең син монда, ничек кердең минем яныма! Ф.Бурнаш. – Сез кайдан? – дип сорасагыз, Без – Казаннан, Иделдән. Ә.Ерикәй // Нинди чыганактан, кайсы урыннан, кай яктан, кемнән, нәрсәдән. Башына киләчәк бәлане белсә, бу адәм, бәлки, Батыргали агай утырган залдан үтмәгән булыр иде; әмма киләчәк казаны кайдан белсен? Ш.Мөхәммәдев

2) Ник, ни өчен, ни сәбәптән. Кайдан башыңа керә шундый уйлар? И.Гази. Чыкты соң кайдан адаштыргыч буран – бу куркыныч? Г.Тукай. Бу җыры кайдан телемә керде тагын? Г.Ибраһимов

2. рәв. мәгъ. 1) Кайсы урыннан, кайсы яктан, кайсы баштан. Ничек, кемгә, кайдан өйләнмәкче буласың? Ш.Камал. Кайдан килеп, кайда баруы һичкемгә мәгълүм булмаган бер үткенче мөсафир бабай бездә хәл җыярга туктаган вакытта үлеп калды. Г.Ибраһимов. Ул малайның кайдан килүе дә билгеле инде. М.Фәйзи

2) Ник кенә, ничек, һич уйламаганда. Булып беткән эшкә бусы кайдан килеп катнашты тагын Габделкәримгә. Г.Камал. Кайдан шул торгаш, спекулянт кызына килеп каптың? Ш.Камал

3) Анык кына билгеләнмәгән урын. Кайдан булса да акча табарга кирәк

3. мөн. сүз мәгъ. Баш җөмләдәге шуннан алмашлыгын ачыклап, иярчен урын җөмләне баш җөмләгә ияртү өчен кулланыла

Кайдан җил ташлады «Көтмәгәндә-уйламаганда ничек килеп чыгасы иттең» мәгънәсендә (кемне дә булса каршы алганда). Кайдан кайда Җәелеп яткан киңлекне белдергәндә кулланыла; иксез-чиксез, очсыз-кырыйсыз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә