КА’ЙДАДЫР а. Тәгаен билгеле булмаган, кайда да булырга мөмкин булган җирдә яки шундый җиргә юнәлүне белдерә. Башта кемнәрнеңдер сөйләшүләре, кайдадыр атлар пошкыруы, кичтән үк йокыга киткән егетләрнең мышнаулары, гырылдаулары ишетелеп торды. И.Гази. Аның очы кайдадыр, ямь-яшел булып җәелеп яткан болыннар буйлап китеп, күздән югала. А.Шамов. Бер атна чамасы кайдадыр эш беләнме, кунактамы йөреп әйләнеп кайтты. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә