КАЙГЫ-ХӘСРӘТ җый. и. Гомумән һәртөрле борчулар, кайгылар һәм хәсрәтләр. Гаҗәп, мин сугышта ут эченә кергәндә дә куркуның, кайгы-хәсрәтнең ни икәнен белмәдем. Р.Ишморат. Юлында тап булган кайгы-хәсрәттән арынмаса, аның өчен яшәүнең бер кызыгы да калмас иде. Р.Хафизова. Ул [сугыш] кешеләрне ачлык-ялангачлыкка дучар итә, башка күп кайгы-хәсрәтләр алып килә. З.Фәтхетдинов |