КАЙГЫСЫЗ с. 1. 1) Кайгысы булмаган, кайгысы юк (кеше) 2) Борчусыз, тыныч (тормыш, яшәеш). Шулай итеп бик рәхәт һәм кайгысыз чәй эчеп тәмам иттеләр. М.Гафури 3) Ваемсыз, пошмас, исе китмәүчән 2. рәв. мәгъ. 1) Кайгылар күрмәстән, кайгылардан башка. Яшь гомер шулай шатлыкта, кайгысыз үтәргә тиеш кебек күренә. Г.Коләхмәтов 2) Ваемсызлык күрсәтеп, игътибарсыз рәвештә |