КАЙГЫРУ ф. 1) Кайгы, хәсрәт кичерү, хәсрәтләнү. Син кайгырма, чәнчелеп китсәләр дә, мин сине аларга бирмим. Т.Гыйззәт 2) Нәрсәдер, кемдер турында борчылу, уйлану. Ишкәйне эшкә авылга җибәрделәр. И шуның өчен кайгырды да инде әнисе. Т.Әйди. Шатланырга да, кайгырырга да белмим, әрекмән яфрагы төсле ләпшердәдем. А.Гыйләҗев. Дүртле белән бишле арасында барган акыллы укучы өчле алса да әллә ни кайгырмый. М.Юныс 3) Артыннан йөрү, хәстәрлек күрсәтү, кайгырту. Заман үтәр, бу ахмак дулкын басылыр, минем фикерләремне шәкерт аңлар, мин алар файдасы өчен кайгырам. Г.Ибраһимов. Кеше минем өчен кайгырмый, мин кеше өчен кайгырмыйм. Р.Ишморат Кайгырып алу Аз гына, кыска вакытлы кайгыру Кайгырып йөрү Бертуктаусыз кайгыру; озак вакытлар кайгыру хәле кичерү. Урман буенда өрәк булып кайгырып йөргән Хәлимең дә, тынычланып, үз урынына кереп яткандыр инде... Г.Гыйльманов Кайгырып кую Көтелмәгән сәбәптән кайгыру. Бу вакыйгаларны сөйләп беткәч, карт бөтен сахрада ялгыз калган адәм тавышы белән кайгырып куйды. Г.Ибраһимов Кайгырып тору Һәрвакыт, даими рәвештә кайгыру. Кыяфәте һаман кайгырып торган кебек күренә. Г.Камал |