КАЙГЫРТУЧАНЛЫК и. 1) Кайгыртучан булу. Күзләре һәм иреннәре белән елмайган хәлдә, аның йөзендә уйчанлык, кайгыртучанлык чагылып тора иде. Ш.Камал 2) Кайгырту, игътибарлылык; ярдәм, хәстәр. Миңа күрсәткән кайгыртучанлыгың өчен сиңа чын күңелдән рәхмәтемне юллап калам. М.Җәлил. Дәүләт семья турында зур кайгыртучанлык күрсәтә. Тигез гомер итегез! |