КАЙГЫРТУ I ф. 1) Кайгыга салу, кайгылы итү. Аның хәзер ни хәлдә булуы да хәзрәтне кайгыртмый. Г.Ибраһимов

2) Нәрсәгә дә булса алдан әзерләнү, хәстәрен күрү. Театр булса да, театрдагы иҗат эшләрен төгәлләү өчен, миңа кечкенә бер отпуск бирү турында кайгыртсын иде. М.Җәлил. Хәстәрен алдан күрергә өйрәнгән балалар инде яңа дәреслекләр турында, алдагы ел өчен карандаш-каләм турында кайгырттылар. Г.Гобәй. --- ындыр табагында колхоз амбарына кертелмичә күпмедер борчак калды – син шул турыда кайгырт әле. К.Латыйп

3) Берәр кешегә яки нәрсәгә карата кайгыртучанлык күрсәтү, игътибар бирү, дикъкать итү. Ай йөзәдер күк йөзендә, Кем дә кайгыртмый аны. Ф.Бурнаш. Командир үзенең сугышчылары турында туктаусыз уйлар уйларга, кайгыртырга тиеш. Г.Әпсәләмов. Колхозларны бер Борһанов кына кайгыртмый, алар бюро әгъзаларына бүлеп бирелгән. Г.Ахунов

4) Уйлау, борчылу. Сан артыннан гына кума, сыйфат турында да кайгырт. Р.Ишморат. Әйе, әйе, дөнья ул – мәһабәт бер оя, тик ярлар гына ишелмәсен, менә шул турыда кайгыртырга кирәк. К.Латыйп. Иң әүвәл елга ярларын ныгыту, уңдырышлы җирләрне саклау, дамбаларны өю белән бергә, республикабызны илгә, дөньяга таныткан нефть ятмалары мәйданнары турында да кайгыртырга кирәк иде. М.Хәсәнов

Кайгырта башлау Кайгыртырга тотыну. Һәр төбәк кенә түгел, үз белгечләрен эшле итү буенча һәр вуз кайгырта башларга тиеш булып чыга. Ватаным Татарстан

Кайгыртып йөрү Һәрвакыт, даими кайгырту, бар итү, булдыру. Өстәл янына килеп утыруга, әнисенең караңгы белән үк торып аны кайгыртып йөрүе Гайнанның күңелен йомшатып җибәрде. Г.Бәширов. Халидә, телдән алтын таулары вәгъдә итмәсә дә, йорт һәм хуҗалык кирәкләрен күңеленнән бик нык кайгыртып йөри иде. Ф.Хөсни. Без икенче штурман Китайгородский белән вахтада торабыз, мәҗлесләрнең барышын, кемгә эчемлек, кемнәргә ашамлык кирәклеген кайгыртып йөрибез. М.Юныс

Кайгыртып тору Һәрвакыт кайгырту. Кемнең нәрсәсе җитеш түгел, кем нәрсәгә мохтаҗ, хәзер бу турыда Фәрдәнә үзе кайгыртып торды. Г.Гобәй. Хан ялчыларының зур катламы казнага акча кертүне кайгыртып торган: ясак, гошер (пошлина) җыючылар, тамгачылар (таможнячылар), үлчәүчеләр, бахшилар (язу-сызу эшен башкаручылар). Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә