КАЙГЫЛЫ с. 1) Кайгыга тарыган, кайгыга дучар ителгән. Ябык, кайгылы Гөлйөзем, өзелеп-өзелеп, үзенең солдатта югалып калган ире Усманны сөйләде. Г.Ибраһимов. Тик кайчан гына әле пешергән казларын мактап-мактап ашаган, өендә кунак булган адәмнәр кайгылы хатынны тыңларга да, ярдәм кулы сузарга да вакыт тапмадылар. Г.Мирһади. Фашистлар ботарлап ташлаган Вәрисәнең кайгылы йөзе өнендә дә, төшендә дә тынгылык бирми йөдәтә… Г.Гыйльманов

2) Кайгылардан торган, кайгылар белән тулы, борчулы. Шул ирексез, кайгылы сәфәр алдыннан бу ыруның өлкәннәреннән саналган Ходайбиргән әкә әрвахларга илнең соңгы догасын тапшыра. И.Салахов

3) Кайгы билгесе булган, кайгы чагылдырган. Тик бу юлы күрделәр анда кайгылы рәсмен аның. Һ.Такташ. Кемдер, егетләрдән берсе, гармонь тартып җибәрде, кемнәрдер бераз исерек, шулай да матур, моңлы кайгылы тавыш белән озын көйгә сузды. Г.Ибраһимов. Йосыф аны юатырга тырышып, сәкенең бер очына утыра, Һаҗәрнең агарган йөзенә, эчкә батып кергән кайгылы кара күзләренә карый. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә