КАЙГЫ и. 1) Газап, хәсрәт, рухи сызлану кичерүдән гыйбарәт тирән психик халәт; җанны әрнеткеч авыр тойгы. Кайгы – йөрәккә батып, кисеп кергән агулы хәнҗәр. И.Салахов

2) Авыр тәэсирләр уята торган эш, хәл, вакыйга; бәла-каза, афәт. Әйтерсең лә бүген бер шомлы кайгы булачак – ул шуны сизә. Ф.Кәрим

3) Мәшәкать, башкарып чыгарга тиешле эш турындагы уй. Боларда урак кайгысы түгел болай булгач. В.Нуруллин. Бәләкәй чагында баланың хәсрәте дә бәләкәй, ә үскәч кайгысы үзеннән дә зур була икән. М.Насыйбуллин. Бүген ул, дөнья кайгыларын онытып, тулысынча дин-йола, ата-баба кайгылары белән мәшгуль. Н.Фәттах

4) Теләк, ихтыяҗ. Икешәрләп, өчәрләп укмашкан сарыкларда инде ашау кайгысы беткән, бер-берсенең күләгәсенә сыенып, әлсерәгән хәлдә, үләнгә битараф карап торалар. М.Галиев

5) Борчып торган уй, фикер. Бар белгәне акча күбәйтү вә мал кайгысы гына. Ш.Мөхәммәдев. Аны күрер өчен бер юл табу кайгысы каплап алган иде. Ф.Әмирхан. Хәзер мал кайгысы түгел, җанны саклап алып калырга кирәк. З.Зәйнуллин

6) Мәнфәгать; мәсьәлә, проблема. Айсылуның бу картка торган саен ихтирамы арта бара, ил кайгысын шулай чын күңелдән кайгыртуы аңа аеруча ошый иде. Г.Бәширов. Гадел кеше, диләр аны, крестьян кайгысын аңлый торган кеше. К.Нәҗми. Мәрьям абыстай исә, чын ана буларак, гаиләнең эчке сәясәте турында гына уйланудан һәм балалары кайгысын гына кайгыртудан уза алмый. Ә.Еники

7) Игътибар, дикъкать. Ул Зыяга кыенлык булыр, ул газап күрер, авыр яшәр диеп уйламый, ничектер бу бер дә аның башына килми һәм кайгысы да ул ноктада түгел. Г.Ибраһимов. Аларда кайгым юк, өйдәге нәрсәләремне генә харап итә күрмә. М.Фәйзи

Кайгы басу Бик зур кайгы килү; күп төрле кайгылар берсе өстенә берсе өелү. Ләкин күтәргесез авыр кайгы басты аны, ә шулай да җиңә алмады. Г.Гобәй. Кайгы болыты Бөтен халыкның да бердән хәсрәт тойгысы белән йөрү халәте. Кайгыга бату Бик нык кайгыру, тирән борчуга төшү, хәсрәтләнү. Анда тормыш кайгы сөременә батканлыгын кошлар да сизә. Ф.Кәрим. Хәтта бу минутта ул [Габделбасыйр] чын күңеле белән зур бер кайгыга батты. Ф.Әмирхан. Берәр сәбәп аркасында кибеткә ипи кайтмый калса, хатын-кыз кара кайгыга бата. М.Мәһдиев. Кайгыга калу к. кайгыга бату. Гайфулланың фаҗигале үлемен, японнарның мәкерлелеген оныта алмыйча, кара кайгыга калып йөрде. Ә.Ахунов. Кайгыга салу Кайгы китерү, борчу ясау, аптырауга калдыру. Мин моны тик сезнең өчен генә, бигрәк тә сине кайгыга салмас өчен эшләдем. А.Шамов. Кайгыга төшерү к. кайгыга салу. Кайгыга төшү к. кайгыга бату.Кайгы йоту Кайгысын кешегә белгертмичә кичерү, эчтән яну. Кайгы күрү Кайгысы булу, кайгырып йөрү. Кайгы салу Кайгы китерү, кайгылы, борчулы итү. Дәрья бәхет бирдем – алмадың, Кайгы салдың тыныч күңлемә. Н.Исәнбәт. Ләкин бу юлы аның елавы Гарифның күңеленә тупас өметсезлекләр, ачы кайгылар салмый, бәлки аның күңелен әллә нинди билгесез бер шатлык, эч өзгеч моң һәм ләззәт белән тутыра иде. Ш.Камал. Кайгы сөреме к. кайгы болыты. Кайгы төшү Кайгы килү, кайгыда калу. Кайгы чигү к. кайгы күрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә