КАЙ а. 1) Нинди, ни, кайсы. Кай төшеннән мин моны, дим, ләктерим? Г.Тукай. Кай төштә салмак-әкренрәк, кай төштә югарырак-көчлерәк – шуларга игътибар итегез. Ә.Еники. Кай ара яхшы ук көчәеп, кай ара тоныкланып, дәртле җыр тавышлары яңгырый. С.Рәфиков

2) к. кайбер. Хәлим, --- әнисенең кай көннәрдә аш пешерергә дә вакыты булмаганны хәтерләп, эндәшми калды. Г.Гобәй

3) к. кая. Туып килгән яңа ел безгә нәрсә әзерли дә, язмыш сукмаклары безне кайларга алып бара? А.Шамов

Кай җирең кычыта ирон. «Бик нык кыйнау, бөтен җиренә сугу» мәгънәсендә. Кай таба Нәрсәне булса да бик нык мактаганда әйтелә. Улының аягындагы читеге кай таба! Ә.Фәйзи. Кай тирәдә Эш яки хәлнең торышын, үтәлү дәрәҗәсен сораганда кулланыла; ничек, ни хәлдә. – Я дускай, эшләр кай тирәдә, андагы иптәшләр ничек, минем хатны алдыңмы? – дип, ул Фәтхигә бер-бер артлы сораулар биреп куйды. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә