КАЗЫНУ ф. 1) Җирдә эшләү, нәрсә булса да үстерү, игү. Андагы эшне тавык та чүпләп бетерерлек түгел: ашлык сугасы бар, яшелчә бакчасында казынасы бар, утын әзерлисе, мал карыйсы… Г.Гыйльманов. Баш күтәрми бакчада казыну, чүп үләне утау белән генә бастырып булмый икән шул эшкә сусауны. Г.Мирһади 2) Берәр җирдә чокчыну, актарыну, нәрсә дә булса эзләнү. Акбай хуҗасы белән шәһәр читендәге чүпрәк-чапрак, чүп-чар ташланган урыннарда булды, йорт алдындагы әрҗәләрдә казынды. К.Латыйп. --- теге малай һаман әле чүп савытында казына иде. Г.Гыйльманов 3) күч. Онытылган әйберләрне кабат күңелдә яңарту, искә төшерү. Хәзер инде үткәндә генә казынырга түгел, киләчәкне кайгыртырга кирәк. Т.Әйди 4) күч. Чокчынып эзләнү, асылына төшенерлек итеп тикшеренү, төпченү, җентекләү. Андагы дәресләргә йөреп, алманчасын да шомарта төште, китапханәдә казынулар да файдага китте. Т.Әйди. Бик катлаулы ул «психология»дә һич тә казынасы килеп тормый. З.Мифтахов. Компьютерда казынырга дигәндә рәхәтләнеп китәм, ул эштә балык кебек йөзәм. Татарстан яшьләре 5) күч. Акрын кыймылдау, мыштырдау. Ни шайтаныма шулкадәр озак казыналар дип уйлады. И.Гази 6) күч. Җитешсезлекләр, кимчелекләр табарга тырышып төпченү. Янәсе, күрәсең килсә күр, бухгалтер-инструктор: синең пүчтәк казынуларыңнан берни дә барып чыкмады. Г.Ахунов. Абвер казынып фаш итсә, моның өчен кайберәүләрнең вакытсыз гүргә керәчәге ачык иде. Т.Әйди Казына башлай Казынырга тотыну. Бераз баргач, алар туктап, куак төбендә казына башладылар. Р.Вәлиев. Әни авызыннан: «Әйбәт кенә булдылар, карышмадылар», – дигән җөпләү ишеткәч, саран гына елмаеп, кесәсендә казына башлый. Сөембикә Казынып алу Бераз, кыска вакыт арасында казыну Казынып йөрү Анда-монда, төрле урыннарда казыну. Әйе, сине күрми йөргәнбез, алданрак күтәрәсе калган икән, синең көчеңне сизгән ул адәмнәр бездә болай казынып йөри алмас иде. Р.Мирхәйдәров Казынып калу Вакытыннан, мөмкинлектән файдаланып казыну, казынырга өлгерү; казынуны дәвам итү. --- комсомол ячейкасы секретаре Нәҗми белән бюро члены Җамал гына, ячейка эшләрен актарып, нәрсәләрдер казынып калдылар. М.Әмир Казынып карау Сынау өчен казыну. Казынып карасаң, һәркемнең тормышында оялырлык, бит кызарырлык зур яисә кечкенә вакыйгалар була. Безнең гәҗит Казынып тору Һәрвакыт, гел, бертуктаусыз казыну Казынып утыру Үзалдына, бертуктаусыз казыну. Күңел төбемдә казынып утырган чакларда шул вакыйга исемә төшә. М.Әмир Казынып яту Озак вакыт казыну процессында булу. Юкса эштән ел буе арына алмас, хуҗалыкта, бакчада гел казынып ятыр идек. Татарстан яшьләре. Мин, читтән торып укыган студент, университет китапханәләрендә казынып ятканда, үзебезнең Мөслим районы оешты, газета чыга башлады. Ватаным Татарстан |