КАЗЫЛЫК и. 1. 1) Атның түш ите. Йортта кунак булгач, ит пешкәндер, казылыктан бер согынып килим дип уйлады. Г.Ибраһимов. Чак кына сабыр итегез, хәзер мин сезгә берәр таба казылык булса да кыздырып бирим. М.Хәсәнов 2) сөйл. к. казы. Бу сәфәргә, гадәтенчә, бер ярты казылыкны кәгазьгә төреп алып чыккан иде. Ш.Мөхәммәдев. Алар белән кунакка чакырышты, симез елкы казылыклары, сары майда гына пешкән бәлешләр белән сыйлашты---. Г.Ибраһимов. Аннары инде каклаган каз, камыт бөяте кадәрле казылык, атланмай һәм берничә төрле таба ашлары өстәл өстенә өелде. М.Хәсәнов 2. с. мәгъ. Казы ясар өчен яраклы (ит тур.). Казы ул бары тик җылкы итеннән генә, казылык иттән генә ясала. Татарстан яшьләре |