КАЗЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. казу. Ике яктан канау казылган, сирәк-сирәк кенә каеннар үсеп тора торган, телефон, телеграмм баганалары тезелгән киң юл буйлап, --- дырык-дырык атлап килә. М.Гали

2) Чокыр-чакырлар ясалу, сикәлтәләр барлыкка килү. Алар гранаталар, миналар ярылуыннан казылган, каралган урынга кадәр барып җиттеләр. Г.Әпсәләмов. Таш түшәлмәгән бу юл да, без очраткан башка юллар шикелле үк казылып, җимерелеп беткән иде. А.Шамов

3) Җиргә уелып керү. Балчык белән сыланган бу читән өй яртылаш җиргә казылган, түбәсе туфрак белән тигез капланган. Г.Ибраһимов

Казыла башлау Казылырга тотыну. 1997 елның март аенда Кремль эчендә урнашкан, 1991 елга кадәр хәрбиләр казармасы булган дүрт катлы бина алдында --- диаметры илле метрлар чамасындагы чокыр казыла башлый. З.Зәйнуллин

Казыла төшү Тагы да бераз, тирәнгәрәк казылу

Казылып бетү Тәмам чокыр-чакырланып казылу; ахыргача казылу, казуны төгәлләү

Казылып калу Ниндидер сәбәптән соң казылу; казылган хәлгә килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә