КАЗЫЛМА с. 1. 1) Казып табыла, казып чыгарыла торган

2) к. казылдык. Африка саваннасы. Саваннада кайназой эрасында яшәгән казылма җәнлекләргә охшаш ялгыз агачлар. М.Юныс. Инде күптән үлеп беткән кайбер казылма акулаларның тешләре төшмәгән. Кызыклы физиология. Палеонтология үлеп беткән организмнарның казылма калдыкларын өйрәнә. Биология

3) күч. Эволюция тукталган, борынгы заманнардагыча үзгәрешсез калган. Гаттерияләр – бик борынгы тереклек ияләре, чын мәгънәсендә тере казылма хайваннар. Кызыклы физиология

2. и. мәгъ. 1) Җир астыннан казып чыгарылып табылган әйбер, җир асты байлыгы. Җир асты казылмаларына үзе хуҗа булу гарәпләрнең матди хәлен бик нык яхшырткан. Т.Галиуллин. Болгар казылмаларында кабан яисә дуңгыз сөякләре табылу читләтеп кенә тагын шуны бер кат раслый. З.Мифтахов

2) Юлдагы чокыр-чакыр, сикәлтәләр

3) Тирән итеп казылып кергән чокыр. Шул тынлыкта күпер янындагы казылмадан хатын-кыз тавышы ишетелде. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә