КАЗЫ’К ТЕШ и. анат. 1) Алгы кискеч тешләрдән соң урнашкан, башка тешләрдән калкып аерылыбрак торган тешләр, кабан теш (кеше һәм имезүче хайваннарда); русчасы: клык. Яшь баланың казык теше алдан чыкса – усал була. Сынамыш. Озын казык тешле Кабан Дуңгызы да, койрыгын бот арасына кыстырып, яхшы чакта качып калу ягын хәстәрләде. Р.Батулла

2) Авыз куышлыгыннан ике яклап тышка чыгып тора торган зур тешләр; русчасы: бивень. 1970 нче еллар башында Иделнең уңъяк яры буенда Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы янында, яр астыннан мамонтның казык теше сыныгы килеп чыга. Р.Фәхретдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә