КАЗЫК и. 1) Бер башы очланып, җиргә кагып утыртыла торган кыска колга. Кода кеше казык башына зәһәрләнеп тагын бер сугып алды. Г.Бәширов. Инешнең икенче ярына чыгып, казык кага ул. Менә шушында Җәмил солдатның нигезе булачак. Г.Ахунов. Яр буенда ике кешенең колачы көчкә генә җитәрлек юан өянкеләр үсә, алар ышыгында казыкка бәйләнгән кимәләр тезелеп киткән. Т.Әйди. Бер карт яшелләнеп муртайган, казыклары авышкан киртәгә сөялгән. М.Мәһдиев

2) күч. сөйл. Берле (1) билгесе (мәктәптә иң түбән билге)

Казык башына тукмак Берсе өстенә икенчесе дә килү (мәшәкать, бәла). Ансыз да өзек тә төтек тормышларына тагын бер ятимәнең килеп өстәлүе казык башына тукмак булды. М.Хәсәнов. Казык башына утырту 1) Каты җәза төре; 2) Җәзалау; каты җәзага дучар итү; 3) Алдау. Казык кагу 1) Үз йорт-җирен җиткерү, шәхси хуҗалыгын булдыру. Бабайлар, казык каккан җиргә мал ияләшер, дигәннәр. Ә.Еники. Күреп торасыз, кардәшләр, тормышыбызны буш урынга, тигез җиргә казык кагудан, беренче учак ягудан, беренче казан асудан башларга туры киләчәк. М.Хәсәнов; 2) к. казык утырту. Дәфтәреңә казыклар кагалар, сеңелкәй. Д.Аппакова. Казык төсле (кебек) тору 1) Катып калу, хәрәкәтсез тору; 2) Сынын туп-туры тоткан, иелергә-бөгелергә иренгән кешегә карата әйтелә. Казык утырту Берле билгесе кую. Әниеңә әйт түлке, миңа казык утыртмасын. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә