КАЗЫЙ и. гар. Шәригать законнарына нигезләнеп хөкем итүче рухани; хәким, судья. [Хуҗа:] Өч сум өчен минем йөземне ертып, казый әфәнде алдына килеп тавыш күтәреп йөрергә оялмыйсыңмы? Н.Исәнбәт. Эш бик зурга китсә, казыйга хөкемгә барырга туры килә. М.Гафури. Казыйлар ярлыларны яратмыйлар. Д.Аппакова |