КАЗУ ф. 1) Көрәк белән җирне әйләндереп йомшарту. Ул көрәк алды да, тирән батыра-батыра, чи калган бер җирне казырга тотынды. Г.Гобәй 2) Туфрагын, балчыгын чокып ала барып, тирәнлеккә уенты ясау. Башта без әнә тегендә пулемёт оялары казыдык. И.Гази. Башта ул, абзар читәненә терәп үк, тышкы якта чокыр казыды. С.Зыялы 3) Җир астыннан чокып чыгару. Җирне чукыйсың, чукыйсың, күкрәк көчләре белән казып, патша сарайлары салырлык алтын табасың. М.Фәйзи 4) Җирдән актарып чыгарып җыю. Кешеләр бәрәңге казырга чыкканнар, басуларда инде ут та ягып җибәргәннәр. М.Мәһдиев 5) Тоягы яки тырнаклары белән азык эзләп тырнау, актару; тибенү. ---безнең бабайларда кыш көне тибендә йөри торган хайваннар булган. Ягъни, атлар һәм сарыклар, чөнки алар гына тояклары белән артык тирән булмаган карны казып, тибенеп азык таба белгәннәр. З.Мифтахов 6) Колак, борын тишекләрен, теш араларын чоку. Ул өйгә кергәндә, карт ялгызы гына өстәл янында тешләрен казып утыра, Сәхип өстәл җыйнаштырып маташа иде. Ш.Камал. Илдар, казыма борыныңны, бармагың сынар. Г.Гобәй. Ул, печән бөртеге алып, йөзен сыта-сыта тешен казырга кереште. М.Шәрифуллин 7) күч. Төпченү, тикшеренү, казыну ◊ Казыган базына төшкән Кешегә яманлык теләп, үзе бәлагә тарыган кеше турында. Казып чыгару 1) Булган вакыйганы хәтердә яңартып, искә төшереп сөйләү, булып үткән эш-хәлләрне кабат күңелдә яңарту. Күңел сандыгымның төбендә сакланып калган алтын бөртекләрен акрын-акрын актарып, берсе артыннан берсен казып чыгарам. Гали Рәхим. Бездә шулай инде ул, бер-бер бәхәс чыга калса, кырык бабаңның кабер такталарын кубаралар, әллә кайчан онытылып беткәнне казып чыгаралар, «сөякләрен юарга» керешәләр. Ф.Яхин. Бер күмгәч, ул аны күңеленнән казып чыгара алмый. Ф.Хөсни; 2) Кирәкмәгәнне күрү, чокчыну, урынсыз сүз чыгару. Нәрсә казып чыгара бу тагын кирәкмәгәнне! Н.Исәнбәт. Тимерхан алдында оятлы итмә инде мине, әллә кайчангы гөнаһларымны казып чыгарма. Г.Ахунов; 3) Җинаятьнең эзенә төшү, эзләп табу. Бригадир итеп куйгач ук әйттем: «Нәфисә өчен җаным фида, бодаен җир астыннан казып чыгарырмын», – дидем. Г.Бәширов Казый башлау Казырга тотыну. Әле кичә генә яңа скважина казый башладык. Безнең гәҗит Казый тору 1) Башкалардан алдарак, бераз, берникадәр казу. Тапса, ярдәм килгәнче тишек турысын казый торыр. И.Гази 2) Казыган өстенә казу, озак казу. «Тагын бер төртәм дә, тагын бер төртәм дә…» – дип казый торгач, тагын берничә көрәк калынлыгы җир үтте ул. Г.Гыйльманов Казып алу Тиз генә, тиз арада казу. – Позициясе дә җайлы, обзоры да киң, – диде ул үз-үзенә һәм ашыга-ашыга кардан окоп казып алды. Г.Әпсәләмов Казып ату Аннан-моннан тиз-тиз казу Казып бетерү Бөтенләе, тулысы белән казу. Тимерхан абый, үзебез казыйбыз, хәзер кыш көне түгел, җирдә туң юк, без аны, алмаш-тилмәш, бер сәгатьтә казып бетерәбез, диделәр. Г.Ахунов. Карчык бер буразна бәрәңгене казып бетереп килгәндә, бакчага берәм-берәм көрәк, чиләген тотып, авыл хатыннары җыела башлады. Р.Газизов Казып кую Казып, әзер хәлгә китерү |