КА’З ӨМӘСЕ и. этн. Көзен казлар суйган вакытта, каз мамыгын йолку һәм эшкәртү өчен, яшь киленнәр, кызлар чакырыла торган, үзенең махсус йолалары булган уен-көлкеле өмә. [Гөлбану] --- каз өмәсенә, урак, печән өмәләренә чакырылганда, --- ананың йөрәге бер дә тыныч кала алмады. Г.Ибраһимов. Туйга бик әзерләнер идем дә, Гарәфи абзый, каз өмәләре җитмәгән шул. Г.Әпсәләмов. |