КАЗНА I и. 1) Дәүләтнең барлык төр байлыклары җыелмасы; дәүләт милке. Сәгать уннар чамасында казна ашы да пеште. Бәет. Өч елга көтәргә казнадан ат та алдым, көзге сайлаулар вакытында, үземне авыл советына член да итеп уздырдылар… М.Гали. Бер бүлмәле казна йортының стенасыннан, күз явыңны алырдай җете бизәкле келәмнән, чәчәкләр сиңа балкыйлар. Г.Ахунов

2) Шул байлыкларның хуҗасы буларак дәүләт үзе һәм шул байлыклар белән идарә итә торган дәүләт учреждениесе. Үткән көз мин лашманда казна хезмәтендә йөргән вакытта, имана түләргә юне булмаганга, минем хатынның актык кәҗәсен саттыргансыз. М.Галәү. Тирә-як авыллардан казнага тире-яры, сүс, йомырка җыю өчен контракт төзергә йөри, ди. И.Гази. Әй, чукынып китсәң иде шул казнаң белән! Т.Гыйззәт

3) Байлык, хәзинә; тупланган акча. Байлык Ходай биргәннән, казна тапканнан, очраклы рәвештә байлыкка юлыгудан кебек җаваплар белән изах ителә килә. Г.Нигъмәти

4) неол. Дәүләт бюджеты

5) күч. Тупланма, тупланыш. Син генә иң нечкә хисләр, нечкә моңнар чишмәсе, син тавышлар казнасы һәм син уеннар патшасы. Ш.Бабич

Казна суы иск. Аракы, исерткеч эчемлек. Корбангали тегүчене тамак колы дип әйтеп булмаса да, --- «казна суы»н артка куймаганлыгы билгеле. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә