КАЗЕМАТ и. фр. 1) Сугыш кирәк-яраклары, кораллар саклау, артиллерия, авиация утыннан саклану корылмасы. Таң беленә башлаганда, кыяны нигезенә кадәр тетрәтеп, ике җирдә бик каты шартлау ишетелде. Күрәсең, безнең сапёрлар немецларның төп казематларын, дотларын тол куеп шартлаттылар. Г.Әпсәләмов 2) Корабль артиллериясен урнаштыру һәм шәхси состав саклану өчен бронялы стенасы булган урын 3) к. казамат |